На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Хатыны белән аерылышкан Рөстәм Галиевка: «Бу холык гаиләне таркатты»

Күптән түгел генә тормыш иптәше, җырчы Ләйлә Галиева белән аерылышкан Рөстәм Галиевка тамашачылары хатынын кире алып кайтырга куша. «Туктама, соңлама» дигән яңа җырын тәкъдим иткән посты янында артистка күпләгән комментарийлар язып калдырганнар.

«Эх, матур, моңлы да бит. Тик бу холык гаиләне таркатты.

Нинди генә холкың булса да, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Кызганыч. Икесенә дә карап, йөрәгем яна»;

«Бар тамашачыңның да йөрәге яна. Барыбыз да аптырашты. Тик бу тормыш, язмыш, нишләмәк кирәк. Бәлки, хаталар өстендә эшләп, яңадан кушылыргадыр?»

«Ләйлә белән бергә булсалар, бу дуэт тагын да матуррак булыр иде. Тавышларыгыз туры килә бит»;

«Давай, Ләйләне алып кайт. Сез матур парлар. Кем гаепле икәне безгә караңгы, тик гаиләгезне туздырмагыз. Без сезне яратабыз», – дип язалар алар.

«Рәхмәт, кадерле тыңлаучыларым! Мин сезгә яңа җырларымны чыгарып торырмын. Беркем белән дә ярышмыйм, ярыштырмыйм, Аллаһка шөкер. Мин сезнең ихласлыкны, ярдәмегезне сизәм. Мин һәрвакыт үзем булып калачакмын», – дип кенә җавап биргән аларга Рөстәм.

Артистның Венера Мәхмүтова иҗат иткән әлеге җырында:

«Салкынга чыдамый,

Син берүк түза алмый,

Туктый күрмә, йөрәк, туктама.

Ашкынып тибәргә,

Яшик дип яшәргә,

Соңлама, соңлама, соңлама», – дигән юллар бар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх