На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Марат Фәйрушин әтисенең нәзерен үтәгән: «Әтием бер ел буе яман чир белән көрәште»

Татар эстрадасының иң тыйнак һәм талантлы артистларының берсе – Марат Фәйрушин әтисенең нәзерен тормышка ашырган. Баксаң, 1 ел элек җырчының әтисе Рәис Фәйрушинга «яман шеш» дигән куркыныч диагноз куйган булганнар. «Терелеп чыга алсам, авылдашларга хәйрия концерты куяр идек», – дип әйткән булган ул.

Яңа Чишмә районында Марат Фәйрушинның хәйрия концертында булдык. Маратның әтисе Рәис абый 1 ел дәверендә яман чир белән көрәште. «Исән-сау терелеп чыксам, авылдашларыма хәйрия концерты куяр идек», – дип нәзер әйткән. Күптән түгел аңа табибы шалтыратып: «Рәис абый, чирдән арындыгыз, үтеп китте, Аллаһка шөкер», – дип әйткән.

Шул уңайдан, без хәйрия концертына кайттык, – дип сөйләде «Интертат» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган артисты Динә Закирова.

– Әтием 1 ел буена яман чир белән көрәште. «Яман чирне җиңеп чыга алсам, авылдашларга Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында сольный концертымны хәйрия концерты буларак оештырыр идек», – дигән нәзере бар иде. Ниһаять, әтиемнең нәзере үтәлде. Бик матур концерт куйдык. Килгәннәре өчен авылдашларга рәхмәт. Концертта иҗатташ дусларым – Илфак Хафизов, Динә Закирова, Гүзәл Ильясова, «Хайди» бию төркеме катнашты. Килгәннәре өчен рәхмәт.

Күңелем тыныч, әтинең нәзере үтәлде, – дип сөйләде Марат Фәйрушин.

Видеоны «Интертат»ка Динә Закирова тәкъдим итте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх