На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Ильмира Нәгыймова: «Төшемә үлгән кешеләр керә...»

Ильмира Нәгыймова иҗатын яратучыларга сәламәтлеге белән проблемалары булу хакында сөйләгән иде. Җырчы паник һөҗүмнәрдән иза чигә, аңын җуюга хәтле барып җитә икән.

  • Ильмира Нәгыймова: «Аңымны җуям, һава җитми»

Ачылып сөйләп, күңелен бушатканнан соң, җырчыга дуслары бихисап күп киңәшләр юллаганнар. Ильмира үзенә ярдәм итәргә теләүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерә.

«Күпләрегез бу ковидтан соң була торган халәт, дип яза. Ел, ел ярымнан соң шулай була икән. Калкансыман бизне тикшерергә кушалар. Тикшерттем, барысы да әйбәт. Иртәгә йөрәгемне тикшертергә барам. «Өшкертергә бар, балакаем», - дип бик күп язалар. Әби-бабайлар, күрәзәчеләрнең номерларын җибәрәләр.

Җомга көнне мәчеткә дә барып кайтам, Аллаһы боерса. Чөнки соңгы вакытта төшемә үлгән кешеләр бик күп керә. Әгәр сиңа бозым ясасалар, төштә егыласың икән. Андый хәл дә булды. Әлбәттә, андый әйберләргә ышанмаска тырышам. Дога укып тынычланам.

Соңгы вакытта абыем төшкә керде. (ред.:җырчының абыйсы моннан ике ел элек ковидтан вафат булды). Эльмира Сөләйманова ике тапкыр төшемә керде. Беренчесендә үзе янына чакырды, хәтта. Син бит исән түгел дип уйлыйм үзем, синең яныңа бармыйм, мин әйтәм. Берсендә егылып уянып киттем, - дип сөйләгән җырчы.

Азрак тынычлану өчен, «подписчик»лары киңәше белән, Ильмира кадак терапиясе уза башлаган.

Ильмира Нәгыймова кичә тагын бер күңелсез хәбәр җиткергән иде - аның бертуган энесен махсус операциягә алып китәләр.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх