На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Сөйгәненә үч итеп»: Чаллыда ир-ат ике песине җиденче кат балконыннан ташлаган

13 февраль кичендә Чаллыдагы «Притяжение» торак комплексында шаккатыргыч вакыйга булган. Ике песине җиденче кат (ред. – кайбер чыганаклар 8нче кат дип язалар) балконыннан ташлаганнар. Бу коточкыч хәлне күреп алган кешеләр мәчеләргә ярдәмгә килгән, дип яза «Челнинские известия».

Йортта яшәүчеләр сүзләренчә, моны мәчеләрнең хуҗасы белән элек бергә яшәгән ир-ат эшләгән.

Сәбәбе – алар үзара ачуланышкан. Ир-ат, үч итеп, хайваннарны балконнан чыгарып аткан. Песиләр хуҗасы булган хатын-кыз фатирны арендага алып торган. Бу хәл турында белгәч, фатир хуҗасы аны куып чыгарган.

Видеода күренгәнчә, песиләр килеп төшкәндә, ишегалдында балалар да уйнап йөргән. Шаһитларның берсе мәчеләрне ветеринарга алып барган. Песиләр пар булган. Ана песинең хәле авыррак, ул үзе атлый да алмаган. Ветеринарлар билгеләгәнчә, ана песинең аягы сынган. Дүшәмбегә операция билгеләнгән.

Песиләргә акча җыю өчен WhatsApp та чат оештырылган, анда инде йөздән артык кеше кушылган. Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, йортта яшәүчеләрдән гариза теркәлгән. Тикшерү үткәрелә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх