На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Путинга - 72: Россия президенты турында кызыклы фактлар

Бүген Владимир Путинга 72 яшь тулды. Россия президенты турында аз билгеле кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.

Россия президентының ике бертуган абыйсы булган. Виктор 1942 елда Ленинград блокадасы вакытында авырып үлә. Альберт сугышка кадәр үк үлә.

Владимир Путинның туганнан туган абыйсы исән-сау, әтисенең бертуган абыйсы Александрның улы Игорь Путин – «Русский земельный банк» директорлар советында.

Аның 1977 елгы улы Роман бар.

Игорь Путин

Владимир Путинның ике кызы бар: Мария һәм Екатерина. Екатерина Тихонова 1986 елгы, МГУның илкүләм интеллектуалҗ резерв үзәге җитәкчесе, проректор. Мария Воронцова (Фаассен) – 1985 елгы, балалар табибы-эндокринолог. МГУның фәнни советы әгъзасы.

Владимир Путин – дзюдо буенча спорт мастеры. Аның тагын ике автор белән бергә язган «Учимся дзюдо с Владимиром Путиным» дигән китабы да бар.

Берничә актерның Путин булып уйнаганы бар. Алар арасында иң танылганы – Волгодонскидан Анатолий Горбунов. Путин сайлангач, ВТВ телекомпаниясе директоры Анатолий Горбуновның президентка охшашлыгына игътибар итәләр, рестораннарда бушлай ашаталар, урамнарда дәшәләр. Ул 2002 елда Путин исеменнән Волгодонск халкын Яңа ел белән котлап шаян ролик ясый. Аннары аны «Такого, как Путин» клибында төшәргә чакыралар. Аннары Горбунов «Кухня в Париже» фильмында уйный.

1974 елда Путин лотереяга «Запорожец» ота.

Владимир Путинның бабасы Спиридон Путин Ленинның ашарга пешерүчесе булган. Ул Сталинга да ашарга пешергән дигән мәгълүматлар бар, әмма монысы расланмаган. Ул 1965 елда үлә.

Әтисе – Владимир Спиридонович (1911 — 1999) — Ленинград оборонасында катнашкан. Соңыннан вагон төзү заводында каравылчы, мастер. Әнисе Мария Ивановна Шеломова (1911 — 1998) заводта эшләгән. Әтисе дингә каршы булу сәбәпле, әнисе аны яшерен генә чукындырган. Аны чукындырган кеше – патриарх Кириллның әтисе Михаил.

Мәктәпне 1970 елда тәмамлый, шул ук елны Ленинград дәүләт университытының юридик факультеты халыкара бүлегенә укырга керә.

1983 елда, 30 яшендә 25 яшьлек Людмила Шкребневага өйләнә. Людмила стюардесса булып эшләгән, Ленинградка 3 көнгә килә. Аларны уртак дуслары таныштыра.

Путинны пионерлыкка 6 класста гына алганнар, чөнки ул тәртип бозгалаган. Бервакыт ул дуслары белән бер балконнан икенчесенә чыгам дип бәхәсләшә һәм бишенче кат балконыннан шуны эшли дә.

1985 елдан 1990 елга кадәр Германиядә контрразведкада эшли. Рәсми рәвештә ул Дрезден дуслык йортының директоры булган.

Германиядән кайткач, ЛГУ ректоры ярдәмчесе булып урнаша. 1990 елдан – Ленинград шәһәр советы рәисе Анатолий Собчак киңәшчесе, 1991 елдан – мэриянең тышкы эшләр комитеты рәисе. 1995 елда – Санкт-Петербургта «Наш дом – Россия» партиясе бүлеге оештыру комитеты җитәкчесе. Партия 2001 елда «Бердәм Россия» составына керә. Собчак сайлауда оттыргач, 1996 елда Путин таксист булырга да теләвен әйткән. Әмма шул ук елны аны президентның эшләре буенча идарә җитәкчесе урынбасары итеп чакыралар. 1998 елда – ФСБ директоры, 1999 елдан – премьер-министр, ә ел азагында Ельцин вакытыннан алда вазифасыннан китә һәм Путинның президентлык чоры башлана.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх