На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Авылда печән җыйганда кабинадан егылган ир-атны тракторы таптап киткән

Хабаровск краенда Омми авылында 2 июльдә печән җыйганда тракторчы ир-ат һәлак була. Ул кабинадан коры печән җыя торган җайланма астына егылып төшкән. Аның мәетен басуда тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кичке бишләр тирәсендә 58 яшьлек ир-ат басуга кырга эшкә китә. Ул «Беларусь» МТЗ -80 тракторында була, тракторга печән җыя торган җайланма урнаштырылган.

Агрегат бөтен катлаулы эшне үзе башкара, тракторчы акрын гына территория буйлап бара. Бу вакытта җайланма коры үләнне пресслый, зур булмаган түкләр ясый.

«Печән әзерләү өчен авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда, ачыкланмаган шартларда, ир-ат трактор кабинасыннан егылып төшә һәм печән җыя торган җайланма астына керә»,ю – дигәннәр Хабаровск крае буенча Дәүләт автоинспекциясендә.

Идарә ителми торган трактор алга таба хәрәкәтен дәвам итә, ул йөртүчене таптый. Ир-ат ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх