На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Чүпрәле районында хатын-кызларны Сабантуйга көрәшкә чакыралар: беренче урынга – 100 мең!

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында быел 7 июньдә Сабантуй көтелә. Алар быел хатын-кыз көрәше оештыра. Бу хакта «Родной край» басмасы хәбәр итә.

Көрәш батыры булган хатын-кызга – 100 000 сум, катнашкан һәр ханымга – 10 000 сум билгеләнгән. Бу хакта «Цильна» җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров хәбәр иткән.

Бу хәбәргә бәйле рәвештә, татар чатларында кызыклы аудио-язма да таралды.

«Егетләр, кемнәрнең хатыннары бар, Чынлыга көрәшкә алып килегез. 100 мең куйганнар беренче урынга! Алып килегез хатыннарыгызны, 1 сәгать эчендә 100 мең эшләп алырга», – дип сөйлиләр ул язмада.

Кунакларны онытылмаслык тамаша да көтә: бәйрәмгә татар эстрадасының танылган җырчысы Ильсия Бәдретдинова да чакырылган. Халык өчен дәртле биюләр, моңлы җырлар, кызыклы милли уеннар әзерләнә, диелә хәбәрдә.

Сабантуй 10:00 сәгатьтә башлана.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх