На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Татарстанда мөселман уку йортларында кабул итү башланды - исемлек

Татарстан мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Мөселман дини белемен алырга теләүчеләргә сайлап алу мөмкинлеге зур: Татарстанда 8 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бар. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

Әлеге уку йортларының кабул итү комиссияләре дүшәмбедән җомгага кадәр эш сәгатьләрендә телефон аша татар һәм рус телләрендә консультацияләр бирергә әзер.

Документлар тапшыру һәм кабул итү сынауларының башлану вакытын теге яки бу уку йортындагы кабул итү комиссияләренең җаваплы секретарьлары аша белешергә тәкъдим итәбез.

Мөселман уку йортларында белем бирү көндезге, читтән торып һәм көндезге-читтән торып уку бүлекләрендә алып барыла. Гомумән алганда, быел республика мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 400 дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, ә калган уку бүлекләрендә 750 кеше өчен урын каралган.

Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Башлангыч белемне мәчетләр каршындагы курсларда алып булса, урта һөнәри белемне мәдрәсәләр, югары белемне Россия ислам институты / Казан ислам университеты (бакалавриат, магистратура), академик дәрәҗәсендәге белемне Болгар ислам академиясе (магистратура, докторантура) бирә.

Татарстан мәдрәсәләрендә урта һөнәри мөселман белем стандарты шулай ук башлангыч, нигезле дәрәҗәдәге белем бирә. Мәдрәсәләр «Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү» юнәлеше буенча эш алып бара. Белем алып чыгучыларга «Имам-хатыйб», «Ислам нигезләре укытучысы», «Ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы» квалификацияләре, ә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаучыларга «Гарәп теле тәрҗемәчесе» квалификациясе дә тапшырыла.

Дини уку йортларында бик әзерлекле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

Казан ислам университеты югары дини белемле белгечләр дә (Ислам фәннәре бакалавры; Коръән фәннәре бакалавры), урта һөнәри дини белемле белгечләр дә (Имам-хатыйб; Ислам нигезләре укытучысы) әзерли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгыларын читтән торып укытканда, дистанцион белем бирү технологияләре кулланыла.

Россия ислам институты студентлары «Теология»; «Лингвистика»; «Журналистика» юнәлешләре буенча белем алачак. «Теология» юнәлеше буенча дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып укырга була. 2024 елдан «Тарихи теология» буенча аспирантурада белем алу мөмкинлеге бар.

Болгар ислам академиясе магистратура/докторантура дәрәҗәсендә «Дин әһелләре һәм мөселман дине белән бәйле дини оешмаларга хезмәткәрләр әзерләү» һәм «Теология» юнәлешләрендә югары әзерлекле һәм көндәшлеккә сәләтле дин әһелләрен һәм галимнәрне әзерли. Уку йортын уңышлы тәмамлаучыларга магистр яки ислам фәннәре докторы дәрәҗәсе бирелә. Аларга Диния нәзарәтләрендә, фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек үзәкләрендә, шулай ук ислам мәгариф оешмаларында ихтыяҗ зур.

Кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук сынау имтиханнары турында тулырак мәгълүматны http://magarifrt.ru сайтында һәм беркетелгән кушымталардан алырга була.

  • Тулырак белешмәне Татарстан Диния нәзарәте сайтында карап була.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх