На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ялларда пешерергә: җырчы Гөлүс Хәбибрахмановтан балык әзерләү рецепты

Җырчы Гөлүс Хәбибрахманов ашарга пешерергә ярата. Социаль челтәрдә еш кына рецептлары белән уртаклаша, яңа пешкән ризык белән песиен дә сыйларга онытмый.

«Тәмле һәм җиңел кичке аш» дип бу юлы ул яшелчәләр белән скумбрия балыгын пешерергә тәкъдим итә.

Ингредиентлар: балык, пешкән бәрәңге, татлы борыч, суган,ташкабак, тәмләткечләр.

Балыкны чистартырга, урталай бүләргә, өстен пычак белән кискәләргә һәм маринад ясарга. Тоз, балык тәмләткече, кипкән сарымсак, петрушка, паприка, зәйтүн мае салып болгатырга.

Табага пергамент кәгазе җәяргә, анда беренче итеп бәрәңгене салырга, аннары туралган яшелчәләрне, тоз һәм борыч сибәргә, өстенә балыкны куярга, аны маринад белән майларга.

Духовкада 15-20 минутта пешеп чыга.

 

Ссылка на первоисточник
наверх