На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Абзар арты түгел»: Татарстанда авыл башлыгы чүп түгәргә маташкан машиналарны куып йөргән

Тукай районының Новотроицк авылында билгесез кешеләр ике «КАМАЗ» белән чүп алып килеп түкмәкче булган. Тик авыл җирлеге башлыгы Дамирә Габделхәева моны тиз арада күреп ала һәм законсыз чүплек ясарга ирек бирми, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Ул чүп түгүчеләргә каршы төшеп кенә калмый, ә чүпне түгәргә ирек бирмичә, машиналарны эзәрлекләп бара, дип хәбәр иткән Тукай районы администрациясе.

«Суровка авылы читенә килеп җиткәч, йөк машинасын йөртүчеләр чүпне түгәргә ирек бирмисен аңладылар һәм китеп бардылар», – дип сөйләгән Дамира Габделхәева.

Авыл җирлекләре – абзар арты түгел, ә безнең уртак йортыбыз һәм без аны хөрмәт итүне, җимермәүне сорыйбыз, дигәннәр район башкарма комитетында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх