На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

Тюбингта шуганда үлгән кызның иптәшләре фаҗига эзләрен яшерергә тырышканнар

Казанның Яңа Аракчино бистәсендә 20 яшьлек Дарья машинага бәйләнгән тюбингта шуганда юл билгесе урнаштырылган баганага бәрелеп һәлак булды.

Дарья «Спектр» спорт мәктәбендә укыткан, нәфис гимнастика буенча тренер ярдәмчесе булып эшләгән, Идел буе спорт академиясендә укыган. Дарья соңгы постында «Икенче тукталы – Яңа ел.

Тормышның яңа бүлегенә аяк басабыз», дип язган булган.

«Хендэ Гетц» автомобиленең йөртүчесе – һәлак булган кызның иптәш кызы, аңа 22 яшь булган. Видеокамерага эләккән роликтан аңлашылганчы, автомобильнең тизлеге бик зур була. Йөртүче ни сәбәпледер тизлеген киметә, әмма билгеле, автомобильгә бәйләнгән тюбингның тизлеге кимеми – ул чалулап юл читенә чыга һәм кыз баганага бәрелә. Бәрелү шулкадәр көчле булган – багана кызның башының бер өлешен алып ташлаган. Бәрелгәч, баганага беркетелгән юл билгесе кубып чыга. Кыз һәлак булган.

Баштарак «Аракчинода таудан шуганда бер кыз һәлак булган» дигән мәгълүмат чыккан иде. Бу – һәлак булган кызның иптәш кызлары уйлап тапкан фараз булганлыгы ачыкланды. Фаҗига булганнан соң, кызлар ашыгыч ярдәм, полиция чакырмый, алар моны фаҗигале очрак дип күрсәтергә теләгән. Алар үлгән кызны автомобильгә утырта һәм аны хастаханәгә алып киләләр.

Бераздан алар фаҗига булган урынга киләләр, берсе кан эзләрен аягы белән күмә, икенчесе тюбингны машинага ала. Алар тюбингны тауга илтеп ташлаганнар.

Фаҗига булган урынга барган полиция хезмәткәрләре тауда бернинди кан эзләрен тапмый, шулай ук таудан шуганда шул дәрәҗәдә зыян күрердәй тизлек җыю да мөмкин түгел дип фаразлыйлар. Ә фаҗига эзләре таудан 1-2 километр ераклыкта табыла. Камерада исә фаҗиганең чыннан да ничек булганы күренә. «Юл йөртү кагыйдәләрен бозу сәбәпле, кеше үлеменә сәбәпче булу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу – 264 маддәнең 4 өлеше, «б» пункты (фаҗига урынын калдырып китү) – 5 елдан 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Фаҗига булган урынны калдырып китмәгән, фаҗига эзләрен яшермәгән очракта, 4 елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган булыр иде. Фаҗига эзләрен яшерешкән иптәш кызлары өчен җинаять җаваплылыгы юк. Мондый гамәлләр өчен җаваплылык аеруча куркыныч җинаятьләр булганда, яки балигъ булмаганнарга карата кылынган җинаять очракларында бар.

Автомобиль йөртүче кыз тоткарланган. Ул гаебен таныган.

Социаль челтәрләрдә «ватрушка»лар белән идарә итеп булмау, аларны сатуны тыярга кирәклеге турында язалар.

Фаҗига мизгеле:

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх