На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Яңа Чишмә районында башлык алышынды

Вячеслав Козлов Яңа Чишмә районы башлыгы вазыйфасыннан китте. Ул районны 2010 елдан җитәкләде. Бүген район советы сессиясендә депутатлар бертавыштан район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирделәр.

Район советы Вячеслав Козловка территория үсешенә керткән өлеше өчен «Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында Карар кабул итте.

Аның җитәкче буларак 15 еллык эшчәнлеге чорында районда күп кенә эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырылган.

Моннан тыш, Марат Әхмәтов Вячеслав Козловка республиканың иң югары бүләген – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районын хәзер Егор Тарнавский җитәкләячәк. Моңа кадәр ул ТР экология министры урынбасары вазыйфасын биләгән. Яңа җитәкчене ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

Егор Тарнавский үз вазифаларына 25 апрельдән керешәчәк.

Ссылка на первоисточник
наверх