На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

13 подписчиков

Свежие комментарии

«Таксист төн уртасында трассада төшереп калдырган»: Гаилә югалган 16 яшьлек кызын эзли

Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Хәбибуллиннар гаиләсе инде атна буе төннәрен йокламый. Алар 1 октябрьдә Казанда югалган 16 яшьлек Алияне эзли.

Югалган кызның апасы Эмилия Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, 16 яшьлек Алия Хәбибуллина, Җәлил бистәсендә 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казан фармацевтика көллиятенә укырга кергән.

Казанда әтисе ягыннан дәү әнисендә яши башлый. Сүз уңаеннан, аның әбисе бик актив, укымышлы, әлегә кадәр эшли. Аның оныгы Алия исә тыйнак, бик аралашучан түгел, ди туганы.

«Ул гаиләсенә мәшәкать китерүче үсмерләрдән түгел. Гаиләдә, Алиядән тыш, тагын 2 бала үсә. Әти-әнисе мөселман кануннары буенча яши, балаларын да шулар буенча тәрбиялиләр. Әнисе – хуҗабикә, әтисе – төзүче. Әтиләре гаиләдә барысын да яклаучы, берәр хәл килеп чыкса, барлык сорауларны да үзе хәл итәргә тырыша. Хатын-кыз җилкәсенә салынмый. Шуңа күрә Алия һәрвакыт аның канаты астында иде, киңәш сорап та, ярдәм сорап та әтисенә мөрәҗәгать итте», – дип сөйли Эмилия Хәбибуллина.

Зур шәһәргә күчү, бәлки, кыз өчен стресс булгандыр.

«1 ай уку дәверендә ул, әлбәттә, гаять зур Казанга күнекмәгән һәм шәһәр буйлап бик куркып кына йөргән. Көллияттә дәресләргә соңга калмас өчен, еш кына такси чакырткан. Сентябрь дәвамында өенә кайтканда 18 сәгать 30 минуттан да соңга калмаган. Ә 2024 елның 1 октябрендә өйгә кайтмаган. Шалтыратуларга, хәбәрләргә җавап бирми башлаган», – ди хатын.

Борчылган дәү әнисе вакытны уздырмый. Оныгы югалганнан соң беренче төнне үк полициягә бара һәм гариза яза. Кызның әтисе Руслан, эшен калдырып, шунда ук Казанга китә. Эзләүгә туганнары, дуслары, «ЛизаАлерт» отряды кушыла.

Туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать итүгә бик тиз җавап биргән волонтерларга рәхмәт белдерә. Эзләүчеләр шундук вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый, танышларына шалтыраталар, социаль челтәрләргә тараталар. Республика полициясе, шул исәптән Чаллы да ориентировкаларны ала: туганнары кызның зур шәһәрләрнең берсенә эләгү ихтималын әйтә.

Әлбәттә, туганнары беренче чиратта Алиянең кайда булуын аның телефоны аша билгеләргә тырыша.

«Алиянең сим-картасы әнисенә рәсмиләштерелгән. Шуңа күрә әти-әнисе шундук шалтыратуларны адреслауны кабызды һәм соңгы көннәрдәге детальләргә ачыклык кертү өчен мөрәҗәгать итте. Ачыкланганча, шалтыратулар аз булган – бу такси номерлары һәм мессенджерлардагы хәбәрләр турында хисаплар. Берничә геолокация тамгасы була. Руслан шунда ук шул урыннарга йөгерде, ләкин, кызганыч, кызын таба алмады», – дип хәбәр итте апасы.

3 октябрьдә маякчык Восстание мәйданындагы ноктаны күрсәтә. Кызның әтисе шунда йөгерә, ләкин тагын уңышсыз. Ә 1 сәгатьтән соң аңа полиция бүлегеннән шалтыраталар һәм Алиянең телефоны һәм банк картасы табылуы турында хәбәр итәләр.

«Әти аның кызын күргән таксистлар белән элемтәгә керә. Әмма пассажир турында ачык җаваплар ала алмый. Әти кеше үзенең барган җирләре һәм нәтиҗәләре турында полициягә җиткереп бара», – ди хатын.

Таксист сүзләренчә, кызның таксидан төшеп калган соңгы урыны – 2 октябрьдән 3 октябрьгә каршы төндә Дәрвишләр борылышындагы М-7 чишелеше. Фактны күзәтү камераларыннан видео да раслаган.

«Без Алияне куркытканнар дип уйлыйбыз, һәм ул бу хакта якыннарына сөйләргә курка. Ул кырыс традицияләрдә тәрбияләнгән. Аның зарарлы гадәтләре юк иде. Кыз һәрвакыт тыйнак киенә һәм үз-үзен тыйнак тота иде, ә әтисе аның өчен һәрвакыт иң зур авторитет иде. Ә хәзер Алиянең гаиләсе акылдан шашар дәрәҗәдә: аның әнисе, 9 яшьлек сеңлесе һәм 4 яшьлек энесе, дәү әнисе, әтисе нишләргә белми», – ди Эмилия Хәбибуллина.

Югалган кызның әтисе Руслан Хәбибуллин сөйләгәнчә, гаилә полициягә гариза формулировкасын үзгәрткән. Әти-әнисе, кызны урлаганнар, дип язган.

«Мин төнлә федераль трассада сабый баланы төшереп калдырган таксистның нәрсә турында уйлаганын аңлый алмыйм. Өстәвенә, ир-ат кызның начар хәлдә булуын сизгән. Төшеп 1 минуттан соң ук Алия янына көмешсу төстәге «Калина» машинасының килеп туктавы да сәер. Ул шуңа утыра. Кызганыч, номерларны ачыклап булмады. Анда иске күзәтү камерасы эленеп тора. Минем кызым туктатырга теләп кул күтәрми, машина үзе килеп туктый. Ул минем кызымны нинди максат белән алып киткән? Башка иң начар уйлар керә», – ди әти кеше.

«Әгәр берәрегез кызны фотодан таныса – игътибарсыз калмагыз, шалтыратыгыз, без киләбез! Теләсә нинди мәгълүматны +7 986 934-41-25 телефоннары аша кабул итәбез (Руслан Хәбибуллин, әтисе), 112, 8 (800) 700-54-52 («ЛизаАлерт», шалтырату бушлай)», – диләр туганнары.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх