На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Данир Сабировның хатыны үзбәк кызларын кызганган

Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән Үзбәкстанда әтисенең туганнарында кунак булып кайтты. Шул уңайдан Миләүшә үзбәк кызларының язмышы турында уйланган.

«Үзбәкстан хатын-кызларының язмышы турында озак уйлап йөрдем. Аларга җиңел түгел. Мисал өчен, безне майда Үзбәкстанга Данирның туганнан туган энесенең (23 яшь) туена чакырдылар.

Мин Акылжан ападан: «Кәләш кайда, нигә ул монда түгел?» – дип сорадым. Шул вакытта аның җавабыннан шок булды.

«Килен мәктәптә укый әле. Бездә туйга кадәр өйгә килү дигән нәрсә юк», – диде ул.

«Син әле мәктәптә укыйсың, ә ярты елдан синең туең булачагы билгеле. Кияүгә чыгарга сине әти-әниең мәҗбүр итә. Булачак ирең турында берни белмисең диярлек. Кияүгә чыгасың да иреңнең туганнарына хезмәт итә башлыйсың. Анда килен өстәл артына утырмый. Ул башта ишек төбендә һәр кунакны башын иеп сәламли. Ә аннары аш бүлмәсе белән кунаклар утырган өстәл арасында йөреп тора.

Мәктәпне тәмамлыйсың да, сине шундый киләчәк көтә. Ә аннары, алар башка тормышны күрмәгән дә бит, аларның чагыштырырлык әйберләре юк, шуңа шундый тормышка риза булып яшиләр, дип уйлыйсың», – дип кызганып куйган артист хатыны.

 

Ссылка на первоисточник
наверх