Алып баручы, тамада Чулпан Гарипова тары ярмасыннан глютенсыз коймак пешергән. Рецептын язылучыларына тәкъдим иткән.
«Юка коймак килеп чыга. Моңа фарш төрергә дә була», – дип сөйли ул.
Коймак өчен кирәк:
- 230 грамм җебетелгән тары ярмасы
- 2 аш кашыгы үсемлек мае
- 3 йомырка (С2)
- 200 миллилитр су
- 1 чәй кашыгы алма уксусы (яблочный уксус)
- бер чеметем тоз
Тары ярмасын төнгә җебергә калдырасы.
Блендер ярдәмендә тарыны, 1 йомырка, майны бергә болгатырга. Килеп чыккан массаны тирән савытка күчерергә, 2 йомырканы кушарга һәм болгатырга. Аннан тоз, уксус салырга, тагын болгатып алырга. Соңыннан су салырга һәм болгатырга. Камыр сыек кына килеп чыга, дип яза ул.
Тәмле булсын!
Свежие комментарии