На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Казанда беспилотниклар атакасы куркынычы игълан ителде

Бүген 08.50 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда пилотсыз оча торган аппаратлар (БПЛА) атакасы куркынычы игълан итте.

Бүген иртән-иртүк Татарстанның бөтен территориясендә беспилотниклар атакасы куркынычы игълан ителгән иде. Шул сәбәпле Түбән Кама һәм Казан аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде.

«Татар-информ» белешмәсе буенча, Казан аэропортында Мәскәү, Усинск, Истанбул, Екатеринбург, Чиләбегә самолетлар тоткарлана. Мәскәү, Чиләбе, Дүшәнбе, Иркутск шәһәрләреннән килә торган самолетлар соңрак төшәчәк.

РИА Новости Оборона министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, узган төндә Россия һава һөҗүменә каршы оборонасы барлыгы 105 Украина беспилотнигын бәреп төшергән. Брянск өлкәсендә 32 дрон, Воронеж өлкәсендә 22, Мәскәү төбәгендә 19, Пенза өлкәсендә 10, Калуга өлкәсендә 9, Белгород өлкәсендә 6 дрон тотылган. Липецк һәм Самара өлкәләрендә икешәр, Владимир, Курск, Ростов өлкәләрендә берәр беспилотник бәреп төшерелгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх