На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Бөтен авыл янып бетә иде, өй шырпы кебек дөрләде». Бәйрәм итүче яшь әни, ике ир-ат үлгән

13 февральгә каршы төндә Мәскәү өлкәсенең Димитровград округында янгында 3 кеше һәлак була. Биредә яшь әни һәм аның якыннары үлә. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Шәһәр читендә ял иткәндә фаҗига була. Биредә яшәүче Антон (исемнәр үзгәртелә) әлеге хәлнең шаһиты була. Ул төн уртасында йокларга комачаулаган тавышка уяна.

Тәрәзәдән караса, күрше йортны ялкын чолгап алган, бөтен җирне төтен баскан. Антон 112 номерына шалтырата.

Соңрак ачыкланганча, әлеге өйдә 28 яшьлек Тамара, аның 36 яшьлек ире, иренең дусты була. 12 февральдә көндез бирегә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәм полиция килә. Аларны хуҗабикә үзе чакыра. Биредә камин – бердәнбер җылыту чыганагы – янгын китереп чыгара язган. Беренче юлы барысы да яхшы тәмамлана – идәнне сүтәләр, янгынны сүндерәләр.

Туганнары Тамараны Мәскәүгә кайтырга чакыра. Башта хатын ризалашкан кебек була, тик аннары алар кабат шушы өйгә килеп, бәйрәмне дәвам итә.

Коткаручыларны икенче тапкыр күршеләр чакыра инде. Ләкин өй эчендәге кешеләрне коткара алмыйлар.

«Бөтен авыл янып бетә иде, агач өй шырпы кебек дөрләде», – ди шаһитлар.

Җәйге йорттан берни калмаган диярлек.

Тамараның 9 яшьлек улы ятим калган. Күршеләре бу гаиләне, тыныч кешеләр, дип искә ала, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх