На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Сасы ис торган»: Башкортстанда 24 яшьлек кызның мәете ике атна фатирда яткан

Башкортстанның Илеш районында фатирда 24 яшьлек кызның мәете табылган. Фатирдан сасы ис килә башлагач, күршеләре полициягә мөрәҗәгать иткән. Мәет анда 2 атналап яткан. Кызны үз фатирында үтергәннәр. Ул анда үзе генә яшәгән, балачактан ятим булган.

Күршеләре 22 гыйнварда полиция чакырткан. Фатирда кызның мәете табылган, көчләү эзләре булган.

Тикшерү нәтиҗәсендә, аның соңгы тапкыр кем белән аралашканы билгеле булган. 24 яшьлек Чакмагыш егете шикләнелгән.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, фаҗига 9 гыйнварда булган. Ул егетнең сөйгән кызы аны үтерелгән кызга көнләгән. Егет аның белән ачуланышкан да бу кызның фатирына килгән. Сөйгәненә шалтыратып, барысын да аңлатуны сораган. Кыз баш тарткан, алар сүзгә килгән, егет кызга күп тапкыр пычак белән кадаган да китеп барган, дип яза «Bach.news»

Егет үз гаебен таныган, аны кулга алганнар.

Ссылка на первоисточник
наверх