Казанда узган шимбәдә кечкенә баласы күз алдында хатынын үтергән 49 яшьлек Эцфел Мэтэны кулга алганнар. Ул ике ил – Төркия һәм Германия гражданины. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Минем ике балам бар. Төп гражданлыгым – Төркиянеке, икенчесе – Германиянеке. Рәсми эшем юк, ике кечкенә балам бар. Яман шеш белән авырдым, элек хөкем ителмәдем», - ди гаепләнүче.
Судта ул консуллык вәкилләрен һәм үзенең адвокатын таләп иткән. «Мин кичә адвокатка шалтырату мөмкинлеген бирүләрен сорадым. Сез минем хокукларымны кысасыз, адвокат белән очрашырга ирек бирмисез. Мин үземне адвокатсыз ничек яклаячакмын», - ди ул.
Башка адвокат булмаганлыктан, Эцфел Мэтэ мәнфәгатьләрен билгеләнгән адвокат тәкъдим иткән. Тикшерүче Төркия һәм Германия гражданинын ике айга тикшерү изоляторына җибәрергә сораган, чөнки иректә ул тикшерүдән качып китәргә яки шаһитларга янарга мөмкин. Прокуратура тикшерүченең үтенечен хуплаган.
Суд чит ил кешесен ике айга тикшерү изоляторына җибәрү карарын чыгарган.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу кеше 35 яшьлек хатынын пычак белән кадап үтергән. Шулай ук ул үзенең 3 яшьлек баласын яралаган, ул хәзер хастаханәдә ята.
Хатын-кызның мәетен узган шимбәдә табалар. Ир-атны шул ук көнне тоткарлыйлар, моңа кадәр ул берничә сәгать ачык тәрәзәдә басып, үз-үзенә кул салу белән яный.
Билгеле булганча, алар аерылышкан булган. Алар Төркиядә танышканнар, аннары Германиягә күчеп киткәннәр. Берникадәр вакыттан соң хатын баласын алып Казанга качып кайткан булган, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии