На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Кешенең кан тамырында тромб өзелгәнен күрсәтә торган беренче билгеләр

Табиб-флеболог Елена Смирнова сүзләренчә, кисәк кенә кешенең сулыш алуы кыенлашса, физик йөкләмә вакытында ул тагын да көчәйсә, кеше һава җитмәүне сизсә, күкрәк читлегендә сулыш алу белән бәйле авырту булса – бу тромб өзелүне күрсәтә торган беренче билгеләр булырга мөмкин. Очракларның өчтән берендә кеше йөткергәндә кан чыга.

Бу турыда РИА Новости яза.

Флеболог сүзләренчә, тахикардия, пульс югары булу да тромб өзелүнең беренче билгеләре булуы ихтимал.

«Тромблар тәндә өстәге веналарда да, гадәттә, киңәйгәннәрендә, тирән веноз системасында да барлыкка килә. Симптомнары төрле була.

Тән өслегендәге веналарда кеше тромблы веналар буйлап авырту сизә, алар өстендә тән тиресе кызара, шул урыннар шешеп китә», – ди табиб.

Тирәндә урнашкан веналарда тромбоз булганда, балтырда авырту, балтыр шешү яки бөтен аяк шешү, ассиметрия, хәрәкәт иткәндә авырту күзәтелә, тән температурасы да күтәрелергә мөмкин, ди белгеч.

«Мондый билгеләр булганда тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә диагностика ясамыйча, тромбның дәрәҗәсен һәм характерын да белеп булмый. Әгәр тромбның башы стенкага беркетелмәгән булса, ул «флотирующий» дип атала. Нәкъ менә шундый тромб иң курыкынычы – ул өзелеп, үпкә артериясенә эләгергә мөмкин», – ди табиб.

 

Ссылка на первоисточник
наверх