БПЛА һөҗүме куркынычы булу сәбәпле, Казан аэропортында чикләүләр кертелгән. Шул сәбәпле очып килергә һәм очып китәргә тиешле берничә рейс тоткарлана. Бу хакта аэропортның онлайн-таблосындагы мәгълүматлардан күренә, дип яза «Татар-информ».
Мәсәлән, Шереметьево аэропортына оча торган рейс 8:55 сәгатьтән 10:55 сәгатькә күчерелгән, ә Казаннан Сочига оча торган рейс 9:50дән 11:50гә күчерелгән.
Шереметьеводан Казанга кайта торган самолет 8:05 сәгатьтә килергә тиеш, әмма ул 10:05 сәгатьтә генә кайтачак, ә Таулы Алтайдан 8:40 сәгатьтә кайтып җитәргә тиешле рейсны 10:40 сәгатькә күчергәннәр.
Росавиация хәбәр иткәнчә, Казан аэропортында 3:35 сәгатьтән 6:18 сәгатькә кадәр чикләүләр гамәлдә булган. Россия Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, төнлә һава һөҗүменә каршы оборона чаралары 49 беспилотникны юкка чыгарган, аларның икесен Чувашия территориясендә бәреп төшергәннәр, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии