На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Шәрипҗановадан «коймактан капчык» рецепты

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова социаль челтрәдәге сәхифәсендә "коймактан капчык" рецепты белән уртаклашкан.

Коймак камыры «3 стакан» дип атала. 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз, 1 стакан кефир яки сөт, 1 стакан он, 1 стакан кайнар су кирәк була.

Ингредиентларны бергә кушып камыр ясарга һәм табада юка коймаклар пешерергә.

Эчлек өчен тавык түше, шампиньон гөмбәсе, суган, тоз, борыч, кирәк була. Шулай ук сөт өсте яки сыр өстәргә мөмкин.

Тавык түшен шакмаклап турап кыздырып алырга, шампиньон белән суганны шулай ук кыздырырга, барысын бергә кушып, шул массага сөт өсте салып болгатырга яки сыр уарга мөмкин. Бу массаны 2-3 минут ут өстендә тотып алырга, болгаткалап торырга.

Аннары коймакка эчлекне салып, «капчык» сыман формалаштырырга, авызын «косичка» сыр белән бәйләп куярга.

Табынга куярга бик матур һәм тәмле кабымлык була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх