На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

Лаеш районында өй хуҗасы чокырда күмелеп үлгән мизгел видеосы чыкты

Лаеш районында бакчачылык ширкәтендә бер ир-ат тереләй килеш җир астында кала һәм һәлак була. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү комитеты әлеге фаҗига турында комментарий чыгарды һәм видеокүзәтү камерасы язмасын күрсәтте.

Фаҗига 18 августта була. Якынча версия буенча, ир-ат – өй хуҗасы, ул өйгә су кертү эшләре белән йөри.

Траншея казу өчен тракторчы чакыра. Трактор эшләгәндә хуҗа кеше чокырга төшә, ә тракторчы моны күрми һәм хуҗаны җир белән күмеп куя. Аннары ул заказ бирүчесе югалуны аңлап ала һәм траншеяны казый, хуҗаны чыгара. Ләкин ир-ат үлгән була инде.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Видео: Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Telegram-каналы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх