Дилә Нигъмәтуллина үзенең авырып китүе турында хәбәр иткән иде. «Табиблар ярдәменнән башка булмый. Шуңа күрә хастаханәгә көндезге стационарга яттым. 1 ай ютәллим, ютәлләп ардым», – дип сөйләде ул.
Инде хастаханәдән чыкса да, җырчы әле һаман да тулысынча тернәкләнеп бетә алмауга зарлана.
«2 курс антибиотик, гормоннар, физиодәвалану… Шуларга да карамастан, ютәлне һаман җиңә алмыйм.
Өстәвенә ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеге бозылды. Әле ярый аны ничек торгызырга икәнлекне беләм. Гормоннар аркасында бик нык тазарып киттем. Минем болай озак итеп авырганым юк иде әле», – дип язган җырчы.
Свежие комментарии