На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Айгөл Бариева борчылудан ябыккан

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева 26 августта узачак концертына әзерләнә. Концерт алдыннан борчылып, йөгереп ябыгып та киткән.

Иртәдән үк йөгерәм, көне буе эшләр. Менә үз мисалымда артистларның мөһим чара алдыннан ничек авырлыкны киметүе турында сөйлим әле. Беренчедән, бу – стресс, чөнки бик борчыласың.

Мәсәлән, юбилей яки туй кебек бәйрәм оештырганда да һәрберебез дулкынлана, борчыла. Концертка әзерләнү – икеләтә җаваплылык, чөнки анда бөтенләй таныш булмаган кешеләр, тамашачы акча түләп килә.

Бөтен борчуларга өстәмә – көне-төне бертуктаусыз йөгерүләр. Ашап алырга вакыт та калмый. Шулай итеп ябыгабыз. Концерт көнендә инде бөтенләй ашарга вакыт та, теләк тә юк. Үзеңне бер йодрыкка җыясың. Шуңа мин үземнең күлмәкләремә сыймамын дип борчылмыйм да. Мин инде бер килограммны югалттым, әле тагын берәр килограмм китәр дип уйлыйм, – дип сөйли ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх