На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Саубуллашу (Александр Брюханов)

– Әфәнделәр, безнең арабыздан әле яшәргә дә яшәргә тиешле, шат күңелле, якты кеше, коллективыбызның терәге китеп барды, – дип башлады сүзен, эш киемендәге ир кеше, эчеп куйганнан соң.

– Барыбызга да бик кызганыч, бертуктаусыз күз яшьләре ага. Безнең белән хәзер кем сөйләшер, матур сүзләрен әйтер һәм 1-2 рюмка йотып куяр.

.. – әлеге сүзләрне алдагы ирнең дәвамы итеп, фетр эшләпәле өлкәнрәк абзый чәркәсен күтәреп куйды.

– Хуш, дустыбыз, күпме еллар бергә булдык, менә соңгы мизгел дә җитте... – диде егет кеше, кулындагы баш киемен йомарлап.

Чамадан тыш иренен куе итеп буяган хатынның күзләрендә яшь тамчылары ялтырады...

– Нәрсә, акылдан шаштыгызмы әллә, – дип, урыныннан сикереп торды нурлы күзләрен җемелдәтә-җемелдәтә бер ир-ат, – мине теге дөньяга озаткан кебек бу. Мин бит машина гына сатып алдым. Мин бит һаман сезнең белән...

– Ничек инде безнең белән? Син бит хәзер гаражлар, гаишниклар янында һәм автозаправкаларда йөрерсең, ә эчү мәсьәләсендә ләм-мим... Син – безнең өчен югалган кеше... – дип әйтеп салды абзый кеше...

– Төрле-төрле кызлар ташырсың, «бомбить» итә башларсың, – диде теге эш киемендәге эшче...

– Без – җәяү йөрүчеләргә икенче төрле мөнәсәбәттә булырсың, ягъни сәлам дә бирмәссең, – дип кушылды ризасызлыкка егет кеше, баш киемен селтәп.

– Әйдәгез, эчеп куйыйк әле тагын бер мәртәбә – безне вакытсыз ташлап киткән өчен... – монысын чәркәсен чәкешеп ветеран карт әйтте...

– Ну-у сезне! – дип кенә әйтә алды ап-аек автомобиль хуҗасы һәм, башын түбән иеп, боларны ташлап чыгып китте.

– Әгәр авария-фәләнгә эләксәң яки шундыйрак хәлләргә очрасаң, чүтеки кергәләп йөр, – дип, артыннан кычкырып калды әлеге дә баягы иренен тагын да калынрак итеп буяп утыручы хатын-кыз.

 

Ссылка на первоисточник
наверх