Татар сәхнәсендәге иң универсаль җырчы Артур Исламов эстрада артистларының иҗат җимешләрен төрле стильләрдә башкарып карый. Бу юлы ул Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның «Кочаклама яратмыйча» җырының рок-версиясен тәкъдим итә.

Әнвәр Нургалиев комментарийларда «ут» билгесе куйган һәм «Артур – красавчик, брат» дип язган.
Исламов та Башкортстан җырчысына шулай ук җавап биргән.

«Оригиналдан яхшырак», – дип язучыга: «Юк ла инде, Әнвәр Нургалиев яхшырак башкара», – дип җавап бирүче дә табылган.

«Әнвәр дә, Артур да үзенчә матур җырлый», «Миңа бу вариант та ошый», – дип халык 2 стильдә башкарылган җырны үз иткән.

Свежие комментарии