На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Әлмәт Башкарма комитеты башлыгын кулга алганнар

Әлмәт Башкарма комитеты башлыгы Айнур Исхаков бүген тикшерү изоляторында төн чыкты.

Кичә Чаллыда Әлмәт Башкарма комитеты башлыгы – 42 яшьлек Айнур Исхаковны кулга алдылар. Ул әлеге вазифаны 2021 елның июненнән бирле башкара, дип яза «Челнинские известия».

Айнур Исхаковның гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык кылу) буенча җинаять составы билгеләре табылган.

Аны 2017 елда шәһәр казнасыннан 2,6 миллион сум акча урлауда шикләнәләр.

Ул вакытта Исхаков Башкарма комитетның Экология һәм табигатьтән файдалану департаментын җитәкли иде. Тикшерү версиясе нигезендә, аның җитәкчелегендә Әлмәт районындагы 5 карьерны рекультивацияләүгә контракт төзелгән. Әмма проект тормышка ашырылмый калган.

Ссылка на первоисточник
наверх