На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

«Әнисенең эченә аягы белән тибә». Үсмер улы кыйнаган хатын үлгән

Надым шәһәрендә үсмер улы кыйнаган хатын үлгән. Россия Тикшерү комитетының Ямал-Ненец автономияле округы буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 16 яшьлек малай, авыр тән җәрәхәтләре ясап үлемгә китерүдә шикләнелә. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, 27 ноябрьдә үсмер малай һәм аның анасы арасында низаг була.

46 яшьлек әни кеше озак вакыт хәмер эчү белән мавыга.

Талашканда, малай хатынның корсагына 3 тапкыр аягы белән тибә. Аның гамәлләре аркасында, әнисенең корсагында мөһим артерия өзелә. Бу – сәламәтлеккә авыр зыян китерү буларак бәяләнә.

46 яшьлек хатын икенче көнне вафат була.

Үсмер малай тоткарланган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх