На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

«Көлгә әйләнгән йорт нигезеннән китми»: Хатикога тиң эт янгында һәлак хуҗасын көтеп яши

Башкортстанда Хатикога тиң тугры эт табылган. Ул хуҗасын янган нигездә көтә. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Тугры эт янгында һәлак булган хуҗасын көтә. Ул «Надежда» бакчачылык ширкәтендә хуҗасы йортыннан калган көл өемендә яши. Анда 1 ай чамасы элек фаҗига булган. Шәхси йорт янып беткән. Янгынны сүндергәч, җимерекләр астында 62 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.

Шуннан бирле эт китми – хуҗасын көтә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре этне үзләре белән алып китәргә тырышып караган, ләкин ул беркемне дә үз янына кертмәгән. Битараф булмаган кешеләр мескенкәйне ташламаган, аңа ризык һәм су китерәләр.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх