На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Чикләү чараларын озынайту өчен Энгель Фәттаховны Чаллыга күчерәләр

Яр Чаллы шәһәр суды Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка карата чикләү чарасын озынайту турындагы үтенечне караячак. Бу хакта «Челны биз» сайты яза.

Тикшерү элеккеге түрәне тагын ике айга сак астында калдыруны таләп итәчәк. Элегрәк әлеге эштә тагын бер эпизод барлыкка килгән иде. Фәттаховны муниципаль объектларда төзелеш подряды башкарган Актаныш компаниясе директорыннан ришвәт алуны гаепләделәр.

Басма мәгълүматы буенча, акча кулдан бирелгән. Моның өчен компания подрядлар алган. Сүз 2,4 млн сум күләмендәге акча турында бара.

Баштарак Энгель Фәттаховка чикләү чараларын Минзәлә суды чыгарды. Ул вакытта Актаныш районының бердәнбер судьясы Хәмит Янгиров ялда иде. Шулай ук, үз вакытында Энгель Фәттахов белән күршеләр булып, яхшы мөнәсәбәтләрдә торган судьяның бу эштән үзе үк баш тарткан булуы да ихтимал.

Фәттаховка карата җинаять эшен ТР буенча тикшерү комитеты җитәкчесе Валерий Липский үзе кузгатты. Көч хезмәткәрләре версиясе буенча, җитәкче «Спецстрой» компаниясеннән Актаныш авылында үз йортын реконструкцияләү рәвешендә 21,8 млн сум акча алган. Ә Фәттахов, үз чиратында, компаниягә «Яшьлек» яшьләр үзәген ремонтлауга подряд алырга ярдәм иткән. Бу максатларга бюджеттан 28 млн сум акча бүлеп бирелгән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх