На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Бүген кыска эш көне, ә 7 майда - юк

Бүген, 30 апрельдә, кыска эш көне була, чөнки алда озын яллар һәм бәйрәм көннәр көтелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

30 апрельдә эш көне 1 сәгатьткә кыска була. Бу 1 май – бәйрәм көн алды булу белән бәйле. Шулай ук 4 гыйнвардагы ял көн 2 майга күчерелде.

Киләсе атнада да кыска эш атнасы көтелә. Тик 7 май кыска эш көне булмый, чөнки ул бәйрәм көн алды түгел.

Бәйрәм 9 Майда – Җиңү көне була. Ә 8 май ял көн күчерелгән ял көн. Шуңа күрә 7 май гадәти эш көне була.

Май аенда Татарстанда биш көнлек эш атнасында эшләүчеләр 13 көн ял итәчәк. Татарстанлыларның беренче озын яллары дүрт көн (1-4 май) дәвам итәчәк. Бу Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән бәйле, ул 1 майда билгеләп үтелә, шулай ук 4 гыйнвардан 2 майга ял көне күчерелү сәбәпле.

Җиңү көне бәйрәме һәм 23 февральдән 8 майга ял көне күчерелү уңаеннан, ТР халкы дүрт көн рәттән (8-11 май) ял итә.

Моннан тыш, биш көнлек эш атнасында эшләүчеләр өчен 17, 18, 24, 25 һәм 31 май көннәре дә ял көннәре була.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх