На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Үз баласының муенын кискән». Уфадан килгән хатынның баласын Төркиядә ире үтергән

Төркиядә 7 яшьлек улын үтергән ир-атны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда «Башинформ» яза.

Мәрхүм баланың анасы – Уфада яшәүче хатын-кыз. Фаҗигагә кадәр ул Мерсин шәһәрендә гаиләсе белән яши. 2023 елның сентябрендә ире аларның нәни улын үтерә. Ир-ат баланың муенын кисә. Аннары ул үз-үзенә кул салмакчы була.

Әлеге җинаять туганнарына кунакка килгәч була. Күршеләр бу хәлне күргәч, экстрен хезмәтләр чакыра. Малайны коткара алмыйлар, яраланган ир-ат авыр хәлдә була, аны хастаханәдә дәвалыйлар.

Төркия суды бу кешене гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итә. Мәрхүм малайның апасы сүзләренчә, ул суд карарына дәгъва белдерергә җыена. Туганнары исә, ир-атка карата хөкем карары үз көчендә калыр, дип өметләнә.

«Башинформ» белешмәсе буенча, Уфада яшәүче хатын-кыз төрек ире белән аерылыша, аннары күрше шәһәрдә яши башлый. Ир-ат баланы ял көненә алып китә һәм үтерә, диелә хәбәрдә.

Якынча белешмә буенча, ир-ат хатынын кайтарырга тели, булдыра алмагач, җинаять кыла. Алар 10 ел элек рәсми никахлашкан, хатын тәрҗемәче булып эшли. Алар Мерсин шәһәрендә яши. Уллары туа. Аннары аерылышалар, суд баланы анасы белән калдыра, атасына күрешергә рөхсәт итәләр. Аннары ир-атны мошенниклык өчен төрмәгә утырталар. Төрмәдән «каникулга» чыккач (Төркиядә шундый тәртип бар), ир-ат элеккеге хатыны янына килеп, баланы алып китә. Шуннан соң фаҗига була, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх