На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Казанда махсус операциядә кулга төшерелгән трофей техника күргәзмәсе ачыла

Казанда 13 ноябрьдә НАТО илләре җитештергән хәрби техника күргәзмәсе ачылачак. Казанлыларга 14 трофей техниканы күрсәтәчәкләр — болар Украина Көнбатыштан хәрби ярдәм итеп алган төп корал үрнәкләре. Күргәзмә Казан Кремле янындагы Меңьеллык мәйданында оештырыла. Россия хәрби көчләре тарафыннан махсус хәрби операция барышында кулга төшерелгән танклар, бронетранспортерлар, бронемашиналар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәдә Америкада эшләнгән Abrams танкы, Япония, Австрия, Украина, Британия һәм Төркиядән килгән төрле техника урнаштырылган.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бу чара халыкка махсус операциянең әһәмиятен күрсәтү һәм патриотик рухны күтәрү өчен мөһим. Шулай ук Татарстанда патриотик дәресләр дә оештырылачак, ә күргәзмә барышында QR-кодлар аша техниканың кайсы шартларда кулга төшерелү тарихын белергә мөмкин булачак.

Үзәк стадионга трофей техникасы алып килгәнне күреп, үтеп баручылар шунда ук телефоннарын чыгарып төшерә башлаганнар..

«Бу — Җиңү парады кебек,» — дип сөйләгән казанлы Гөлнара. Янында үтеп баручы хатын-кыз, аның танышлары СВОда булганлыктан, бу күргәзмәне үзенә якын итеп сизгәнен әйткән.

Күргәзмә 13-19 ноябрьдә эшли, 10.00-19.00 сәгатьләрдә ачык булачак, керү ирекле.

Салават Камалетдинов фоторепортажы:

 

Ссылка на первоисточник
наверх