На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Хәзер инде традициягә кергән конкурста катнашучы районнар саны елдан-ел кими барса да, милли горурлык хисе булган, татар җыр-моңнарына, сәнгатькә гашыйк милләттәшләребез шактый икән әле. Гомер бакыеннан талантлы халкы белән дан тоткан Иске Кулаткы районыннан яшь җырчыларның күпләп килүе фестивальнең дәрәҗәсен күтәреп җибәрде.
Кулаткылыларның чыгышын тыңлаганнан соң, сәнгать җитәкчеләре Лилия Байбикованың үз эшенең чын остасы булуына тагын бер тапкыр инандык. Алар конкурска җаваплылык хисе тоеп, бөтен күңелләрен биреп, тырышып әзерләнеп килгәннәр иде.

Николаевка районы Зур Чирекле авылы халкы җыр-биюгә әллә ни игътибар итми шикелле. Яңгыравык, көчле тавышы белән тамашачы күңелен яулаган Хава Куликованы күргәч, ирексездән халкыбызның, бер булса да - берәгәйле, дигән мәкале искә төште.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/omet-gazetasy-sember-karlygaclary-milli-yr-monnarybyzny-saklyi-5887578
наверх