Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов (сәхнә тәхәллүсе Вилли) гаиләсендә буталчыклар, киеренкелек булып алган. Иң мөһиме, пар бу аңлашылмаучанлыкны озакка сузмыйча гына хәл иткән.
«Күптән түгел генә мөнәсәбәтләребездә бик катлаулы кризис кичердек. Андый вакытларда бер-берең белән сөйләшергә кирәк. Бер күңелсез ситуация килеп чыкты, бу хакта биредә сөйләргә теләмим.
Шунысын гына әйтәм, бу – хыянәт түгел. Ләкин миңа бик авыр булды, аның үземә терәк булуын көттем. Ә ул (ред: Вилли) бу моментны игътибарсыз калдырды. Без аңлаштык, хәзер инде барысы да яхшы», – дип, гаилә тормышында барысы да тигез генә бармавы турында ачыктан-ачык сөйләгән Асаева социаль челтәрләрдә.
Свежие комментарии