На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Ул мәңгегә герой булып калачак»

18 сентябрьдә Яңа Чишмә районының Петропавел бистәсендә хәрби Александр Петровичевны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус операция барышында һәлак булган. Бу хакта «Шешминская новь» басмасы яза.

Аны соңгы юлга озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары, район хакимияте вәкилләре, төрле оешма хезмәткәрләре килгән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов Александрның әнисе, хатыны һәм балалары, сеңлесе, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Бу – безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Александр Александрович батырларча хәрби бурычын үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме районда мәңгеләштереләчәк. Безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак, – дигән ул.

Фото: © «Шешминская новь»

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Әлмәт районы башкарма комитеты вәкиле Дамир Яфизов да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән.

Контракт төзегәнче, Александр Петровичев Әлмәтнең «Алнас» предприятиесендә токарь булып эшләгән. Ярдәмчел һәм намуслы кеше булган. Аның хатыны һәм 2 баласы калган.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен, Александр Петровичев, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнде. Бүләкне аның әнисе һәм хатынына тапшырганнар.

Фото: © «Шешминская новь»

 

Ссылка на первоисточник
наверх