На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Дөге һәм тары ярмасы белән кабак боткасы рецепты

Кабаклы ботка организм өчен файдалы микроэлементларга бай. Ул олыларга гына түгел, балаларга бигрәк тә файдалы. Әлеге ботка диетик туклану өчен дә туры килә. Шулай ук яз җитте, яңа яшелчәләр утыртырга вакыт җитә, туңдыргычны катырып куелган яшелчәләрдән бушатабыз.

Кабак дөге һәм тары ярмасы белән туры килә.

Нәкъ менә шул ярмалар белән ботка тәмлерәк була.

Фото: © Гөлүзә Василова/«Татар-информ»

Ингредиентлар: 200 мл су, 200 мл сөт, 50 грамм дөге һәм 50 грамм тары ярмасы, 150 грамм йөзем җимеше, 1 аш кашыгы шикәр комы, чама белән тоз, 200-300 грамм кабак һәм ботка пешеп чыккач салу өчен – атланмай.

Ярманы яхшылап юарга һәм кайнап чыккан сөт белән суга салырга. Шунда ук катырылган кабакны яки катырылмаганны шакмаклап турап, тоз һәм шикәр комы салырга. Ботка кайнап чыккач, сүрән утта болгатып пешерергә.

Фото: © Гөлүзә Василова/«Татар-информ»

Кабакны изелеп беткәнче пешерергә яки кисәкле итеп калдырырга була. Ботка пешеп чыгар алдыннан йөзем җимеше дә салырга мөмкин. Ә инде пешеп чыккач атланмай салып болгатырга һәм 5 минут өстен каплап тотарга кирәк.

Тәмле булсын!

Фото: © Гөлүзә Василова/«Татар-информ»

 

Ссылка на первоисточник
наверх