На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Ислам үзәгенә бина сатып алу өчен, акча җыю бара (38 млн сумның яртысы җыелган)

Мәскәүдәге «Садака» ислам мәдәни үзәгенә бина сатып алу өчен акча җыю бара. Мөселманнарның җирле дини оешмасы рәисе Алмаз хәзрәт Абдрахманов, бинаны сатып алу өчен, 38 млн акча таләп ителүен хәбәр итә. Хәзерге вакытта 18,3 млн җыелган, әмма тагын 19 млн кирәк.

Моңа кадәр «Садака» ислам үзәге бинаны арендалап тора, әмма милек хуҗасы килешүне теләсә кайсы вакытта өзү куркынычы булу сәбәпле, алар яңа бина сатып алырга уйлыйлар.

«Озак вакыт дәвамында без мөселманнарның җирле дини оешмасы өчен бинаны арендалап торабыз. Бу – бик кыйммәт һәм уңайсыз, чөнки милек хуҗасы теләсә кайсы вакытта килешүне өзә ала.

Без Яңа Мәскәүдә 1 мең квадрат метр мәйданлы аерым торган бина таптык. Яңа Мәскәүнең үзенчәлеге шунда – биредә нормаль бәягә территорияле биналар бар. Һәм без үзебез теләгән бинаны таптык, ләкин ул инде сатуга куелган. Бина хуҗасы көтәргә ризалашты һәм 30 апрельгә кадәр вакыт бирде», – дип язган сайтта Алмаз хәзрәт Абдрахманов.

Ягъни тиешле сумманы 30 апрельгә кадәр җыярга кирәк. Моңа кадәр алар әлеге сумманың яртысын үз көчләре белән җыйганнар. «Сездән калган акчаны җыюда ярдәм итүегезне сорыйбыз. Аллаһ ярдәм итсен һәм сәдакаларыгыз кабул булсын», – дип өстәгән ул.

Ислам мәдәни үзәгендә намазлар укыла, дини дәресләр укытыла һәм төрле мөселман мәдәни чаралары оештырыла. Әлеге сылтама аша кереп, һәркем үзе теләгән сумманы сәдака итеп җибәрә ала.

 

Ссылка на первоисточник
наверх