На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Урманда адашкан әбине эте ике көн буена җылытып торып коткарып калган

Новгород өлкәсе урманында югалган 70 яшьлек әбине эте коткарып калган, ул аны 2 көн буена җылытып яткан, дип хәбәр итә «Пестово» эзләү-коткару отряды. Бу турыда «Риа Новости» яза.

Дүшәмбе көнне 2 көн элек өенә кайтмаган 70 яшьлек әбинең урманда югалуы билгеле була. 10 волонтер шунда ук аны эзләргә чыгып китә.

Отряд иреклеләре штабны җәелдерә, төркемнәргә бүленеп, эзләү зоналарын билгели. Волонтерлар сүзләренчә, урамда минуслы температура һәм урманда кар булу сәбәпле, пенсионер әбинең исән калу мөмкинлеге бик аз була. Эзләүләр кәрәзле һәм радиоэлемтә булмау белән дә катлаулана.

Берничә сәгать эзләүдән соң, 112 системасы аша төркемнәрнең берсе элемтәгә чыгуга ирешә: әби табылуы һәм аның исән булуы турында хәбәр итә.

Югалган әбине 2 тәүлек буена бергә адашкан эте җылыткан һәм шуның белән коткарып калган.

Ссылка на первоисточник
наверх