Ярты ел да эшләмәде, мишәр кызын ияртеп кайтты. «Әни, өйләнәм мин», – диде Фоат. «Әле олы апаң да кияүгә чыкмаган, нинди өйләнү», – дип каршы төште әнисе. Үзен генә абзарда туры китереп, ачуланды.
«Мишәр кызлары безгә төс түгел. Күрәсеңме син аны, ут кебек. Сине изеп яшәчәк бу, мишәр кызлары усал алар», – диде. Фоат Рәшидәнең усал түгеллеген, бер-берсен яратуларын аңлатырга теләсә дә, әни кеше тыңлап торуны кирәк тапмады. Эчендәге ачуын тышка чыгара башлагач, малаена башын иеп кереп китүдән башка чара калмады.
– Әнә малаең «өйләнәм» дип кайткан. Синең өйгә дә кайтып кергәнең юк. Мишәр кызы ияреп кайткан. Бик чая. Корсаклыдыр әле, ябышып чыкмачыдыр Фоатка. Безнең малай җебегән бит ул, – дип пыр туздырды ире Якупны.
Мишәр кызы Рәшидә ишетеп торды бу сүзләрне. Чишмәгә суга барырга әзерләнгән кыз көянтә-чиләкләрен кире куйды да, сумкасын алып: https://intertat.tatar/news/kilen-kirak-zamira-samigullina-5858517
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии