Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында шайтанның өч төене турында аңлатты.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Сездән берәрегез йокыга талгач, шайтан аның баш артына өч төен бәйли һәм һәр төенгә сугып алып: «Синең төнең озын. Йокла!» – дип әйтә.
Әгәр бу кеше төнлә уянып Аллаһны искә алса, төеннең берсе чишелә.
Әгәр ул тәһарәт алса – икенчесе.
Ә инде намаз укыса, барлык төеннәр дә чишелеп бетә һәм кеше йокысыннан көр халәттә, күтәренке рухта уяна.
Әгәр ул боларның берсен дә эшләмәсә, йокысыннан кәефсез халәттә тора һәм аны ялкаулык баса», ди хәзрәт.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии