<p>Волоколамск шәһәре янында шәхси йортта яңа туган сабый һәм 3 олы кеше янгында һәлак булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.</p> <p>Фаҗига 13 июньдә төнлә Ярополец авылында килеп чыга. Янгын чыккан бина өй-мунча була. Ике катлы агач корылмада нәрсә яна башлаганы билгесез.
Ул тулысынча янып беткән.</p> <p>Якынча белешмә буенча, кыска ялганыш булган.</p> <p>Хәрабәләрне актарганда 3 айлык сабый, аның 34 яшьлек анасы, 30 һәм 59 яшьлек ике ир-ат мәете табылган.</p>
Свежие комментарии