На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Әтиләре ике бала белән мунчада чакта, әнисе белән кызы булган өйдә янгын чыккан

Башкортстанда яшәүче ир-ат янгын вакытында йөкле хатынын һәм 1 яшьлек кызын коткарган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Яңа Бикмәт авылында 25 майда кич белән шәхси йортның верандасында ут чыга. Биредә күп балалы гаилә яши. Өй эчендә 1 яшьлек кыз, аның әнисе була. Хатын-кыз бәби көтә.

Янгын чыккан чакта гаилә башлыгы 2 һәм 5 яшьлек ике улы белән мунчада була.

Ул янгын турында кисәтә торган җайланма тавышын ишетеп, өйгә керә.

Мунчадан йөгереп килгән ир-ат утны сүндерергә маташа, ләкин янгын шактый таралган була. Шуннан соң әти кеше өй тирәли йөгереп барып, кызы белән хатынын тәрәзәдән тартып чыгара.

Өй тулысынча янып беткән, кешеләр зыян күрмәгән.

Якынча версия буенча, янгын электр җиһазлары ватык булганга чыккан, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх