На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Башкортстанда яшь кыз машинадан магнитола урларга маташкан каракны тоткан

Стәрлетамакта яшәүче 24 яшьлек кыз әтисенең машинасын таларга маташкан каракны туктатып калган. БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, төнлә өенә кайтканда, ул әтисенең автомобилендә билгесез ир-атны күреп ала. Ул шунда ук туганына шалтырата һәм, әти-әнисе килеп җиткәнче, җинаятьчене курткасыннан эләктереп, җибәрмичә тотып тора.

Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Машина хуҗасы полиция чакырта. Шикләнелүчене тоткарлыйлар. Ул Стәрлетамак районында яшәүче, моңа кадәр дә хөкем ителгән 38 яшьлек ир-ат булып чыга. Тикшерү вакытында анда отвертка һәм пычак табыла.

Ир-ат гаебен таныган. Ул сигнализациясе булмаган «ВАЗ-2106» машинасыннан автомагнитола урларга теләгән. Отвертка белән машинаның тәрәзәсен ачкан һәм 1,5 мең сум торган магнитоланы урламакчы булган.

Җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчегә читкә китмәү турында документка кул куйдырылган.

Ссылка на первоисточник
наверх