На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Татарстанда укытучы хатын-кыз исерек дустын пычак кадап үтергән

Татарстанның Җәлил бистәсендә Лесная урамындагы бер йортта үтереш була.

KazanFirst басмасына үз чыганакларыннан билгеле булганча, 43 яшьлек хатын-кыз үз йортында 38 яшьлек таныш ир-аты белән талаша. Алар сугышып китә, шунда хатын-кыз пычак ала һәм исерек дустының аркасына һәм күкрәгенә берничә мәртәбә кадый.

Яраланган ир-ат үлгән.

Хатын-кызның бер мәктәптә укытучы булып эшләве мәгълүм. Химия һәм биология укыта. Ә үлгән ир-ат бер җирдә дә эшләмәгән, элек хөкем ителгән булган. Җинаять эше ачылган.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх