Ә соңыннан хәлләр тагын да начарланды: улым мәктәпне бөтенләй ташлады, өйдән дә кача башлады. Без аны берничә тапкыр полициядән барып алып кайттык. Рамил мөмкин булган бар җирдә учетта торды, тик балигъ булмаганнар комиссиясе дә, участковый да берни эшләтә алмады. Улым төнлә кунарга кайтмаганда борчыла идем, әмма ул исерек булганда тагын да ныграк курыктым.
Бу вакытта олы улым институтны укып бетереп, башка шәһәрдә яши иде, ә иремнең эше сменалы. Ә мин үз улым белән бер өйдә калырга дер калтырап тордым! Исерек килеш ул миңа сугып җибәрергә дә күп сорап тормый, фатирда бөтен нәрсәне кырып-җимерә иде. Мондый вакытларда мин аннан курыктым һәм күралмадым. Әйе, үз баламны күралмыйм һәм моның өчен мине гаепләргә кирәкми дә. Мин кичергәннәрне... https://intertat.tatar/news/uz-ulymnan-kurkam-ham-kuralmyim-5866134
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии