На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

• Михаил Васильев
Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
• Михаил Васильев
У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
• Виктор Чемисов
Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Өч бала хакына кичерде». Хыянәтче ир хатынын үтереп, мәетне нәни балалар белән калдыра

Казахстанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын вәхшиләрчә үтергән һәм мәетне 3 нәни бала янында калдырып чыгып киткән. Бу турыда Лайф.ру яза.

3 баланы ятим иткән ир-атны 11 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Фаҗига Актүбә районында Саркол бистәсендә 1 февральдә була.

Ир-ат элеккеге хатыны яши торган өйгә килә, элеккеге хатыны белән талаша. Аннары хатын, чәй куярга дип, арты белән борыла. Шул чакта ир хатынны буып үтерә.

Ир белән хатын 2022 елда аерылышкан. Ир 3 баласына алимент түләми, алар белән аралашмый. Ул башка хатын белән шәхси тормышын көйли. Ләкин, 2 ел узгач, ир-ат кисәк кенә элеккеге гаиләсенә кайтырга була. Элеккеге хатын, балалар хакына дип, хыянәтче ирен кичерә, кабат кабул итә. Кызганычка, бу карар аның өчен үлем белән тәмамлана.

Фаҗига булган көнне «гаилә башлыгы» Актүбәдән кайта да хатыны белән талаша тотына. Аннары чәй куярга маташкан хатынны үтерә дә чыгып китә. Иртән балалар әниләрен аш бүлмәсендә таба. Әниләрен уята алмагач, алар елаша башлый.

Ир-атка 31 майда хөкем карары чыгарганнар. Ул 11 ел төрмәдә утырачак, мәрхүмә хатынның туганнарына мораль компенсация өчен 20 млн тәңкә (якынча 4 млн сум) һәм зыян өчен 318 мең тәңкә (65 мең сум чамасы) түләргә тиеш була, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх