На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Буада яшәүче 98 яшьлек ветеран Котдус Мөлеков: «Тормышның матурлыгын күреп яшәргә кирәк»

Буа районының Аксу авылында яшәүче сугыш ветераны Котдус Мөлеков яшь буынга матур киңәшләр бирә. Ветеран белән тарихчы, экскурсовод Рәшид Амишов сөйләшкән. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язды.

«Хәмер эчмәскә, тормышның матурлыгын күреп яшәргә кирәк», - ди ул.

Котдус абыйга бүгенге көндә 98 яшь. «Шушы яшькә җиттем, тагын яшисе килә әле.

Китап укыйм мин. Бер азәрбайҗан кешесе 160 яшькә җиткән, чечен кешесе 157 яшькә җиткән. Балалары күп, 100дән артык. Гәҗиттә язганнар», - дип, белгәннәре белән дә уртаклаша ветеран.

Котдус абый балалары, оныклары янәшәсендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Ул аларның төгәл генә санын да хәтерләми инде. «Мөхәммәт кенә 8не тапты - 6 кыз, 2 малай. Факиянең инде 3 малай, Кәүсәриянең малайлары өйләнделәр инде», - дип тезеп китә ветеран. Ахырдан аның якыннары ачыклык кертә - Котдус абыйның 84 оныгы һәм оныкчыгы бар икән.

Әңгәмә ахырында Котдус абый туган җиребезнең бик матур булуын да искә ала. «Башка җирләр алай ук түгел, Татарстан матур», - ди ветеран.

Котдус абыйга сәламәтлек, хәерле, озын гомер телибез!

 

Ссылка на первоисточник
наверх