На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

13 подписчиков

Свежие комментарии

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары вакытлыча ябылган һәм рейсларны кабул итми

Казан һәм Түбән Кама аэропортлары рейсларны кабул итми. Росавиация телеграм-каналында һава аланы очышларның иминлеген тәэмин итәр өчен рейсларны җибәрү һәм кабул итүдән туктады, диелгән.

Мәскәү, Омск, Чиләбе, Төркия, Мисырга рейслар 2-3 сәгатькә тоткарланган. Түбән Камада Мәскәү рейсының вакыты чигерелгән.

Чиләбедән Казанга очып килгән самолет аэропортка утырмыйча Казан тирәли әйләнеп очып йөри, дип яза «БИЗНЕС Online».

Казан аэропорты соңгы тапкыр 10 сентябрьдә ябылып алган иде. Аңа кадәр – 28 августта, анда һава аланы 5 сәгать ярым рейслар кабул итмәде. Ул көнне Киров өлкәсенә дроннар һөҗүме булуы ачыкланды. 31 майда да Казан аэропорты ябылып алды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх